«Сәламәтлек иленә сәяхәт»: әдәби уен (6+)

31 октябрь көнне 13 нче санлы китапханә балалар өчен «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән әдәби уен уздырды.

Путешествие в страну здоровья
страна здоровья (2)
страна здоровья
страна здоровья 1

«Сәламәтлек әлифбасы» слайд-презентациясен кулланып, яшь китап сөючеләр сәламәт тормыш рәвеше кагыйдәләре турында белде. Шулай ук бу эштә күңелле бәйгеләр һәм викториналар булышты.

Балаларга кунакка килгән Табиб Авырмас үз әсәрләрендә сәламәтлек һәм гигиена темасын күтәргән шагыйрь һәм язучылар турында сөйләде. К. И. Чуковский, А. Барто шигырьләре шәхси гигиенага, даими юынырга һәм үз-үзеңне карарга, тешләрне чистартырга өйрәтә. Шулай ук балалар теш пастасының килеп чыгу тарихы турында белде. 
Чарада катнашучылар «Гигиена», «Файдалы һәм зарарлы», «Спорт», «Көн тәртибе» кебек станцияләрдә тукталды. Бу станцияләр балалардан спорт хәзерлеге булуны гына түгел, ә әдәби белемнәр дә таләп итте. Аеруча спортка кагылышлы сораулар кызыксыну тудырды, балаларга монда шулай ук ребусларда нинди спорт төре яшеренгәнлеген белергә кирәк булды.  
Чара азагында укучылар кызчык һәм аның теше турында «Сказка о зубике» мультфильмын карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: